16+

Казанда бер хатын-кызны хәрби прокуратурага ут төртү эше буенча кулга алганнар

Чистайда яшәүче хатын-кыз, тикшерү версиясе буенча, Казан гарнизонының хәрби прокуратурасы бинасының тәрәзәсен ватып, анда тиз кабынып китүче сыекчалы шешә ыргытып, ут төрткән.

Чистайда яшәүче хатын-кыз, тикшерү версиясе буенча, Казан гарнизонының хәрби прокуратурасы бинасының тәрәзәсен ватып, анда тиз кабынып китүче сыекчалы шешә ыргытып, ут төрткән.

Әлеге җинаятьтә шикләнелгән Чистайда яшәүче 50 яшьлек хатын-кызны кулга алганнар. Бу хакта судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү версиясе буенча, хатын-кыз махсус операция уздыруга каршы. Ул янәсе мессенджер аша каршы як армиясенең бер хезмәткәре белән языша башлаган, Россиядә халыкны куркыту өчен төрле акцияләр башкаруга ризалык биргән.

24 августта хатын-кыз Казан гарнизонының хәрби прокуратурасы тәрәзәсен вата, анда җиңел кабынучан сыеклык түгә, шул ук сыеклык салынган шешәне бина эченә ыргыта һәм бинага ут төртә.

Теракт турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган, шикләнелүчене тоткарлаганнар һәм кулга алганнар.

Хәрби прокуратурага ут төртүдә шикләнеп тоткарлаган яшүсмер малайны приютка озатканнар. Ә әнисе тикшерү изоляторында утыра.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading