16+

Казанда беренче тапкыр «Хәзинә» халыкара милли традицияләр фестивале узачак

30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Иске Татар бистәсенең җәяүлеләр йөри торган К.Насыйри урамында Казанда беренче тапкыр «Хәзинә» I халыкара милли традицияләр фестивале узачак.

30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Иске Татар бистәсенең җәяүлеләр йөри торган К.Насыйри урамында Казанда беренче тапкыр «Хәзинә» I халыкара милли традицияләр фестивале узачак.

Фестивальдә катнашу өчен Дагыстан, Чувашия, Мордовия һәм Марий Элдан гаризалар килгән, шәһәрләр арасында Псков, Елец, Түбән Новгород һәм Мәскәү вәкилләре бар. «Хәзинә» программасында халык сәнгать һөнәрләре оешмаларының коллектив экспозицияләре, Татарстан һәм Россия продукциясен җитештерүчеләр, мастер-класслар бар, дип яза Казан мэряисе.

Фестиваль халыкларның мәдәни, традицион мирасын, милли-сәнгати һөнәрләрен, этник үзэшчән фольклорын саклау, яңарту; милли гадәтләрне популярлаштыру максатыннан чыгып уздырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading