16+

Казанда беренче тапкыр «Таба» яшьләр этнофорумы узачак

4 ноябрь көнне Казанда беренче тапкыр «Таба» яшьләр этнофорумы уза. Чарага этнокультура проектларын гамәлгә ашыручы яшьләр җыела, иң уңышлы дип табылганнары грантларга ия булачак. 

4 ноябрь көнне Казанда беренче тапкыр «Таба» яшьләр этнофорумы уза. Чарага этнокультура проектларын гамәлгә ашыручы яшьләр җыела, иң уңышлы дип табылганнары грантларга ия булачак. 

«Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе» рәисе Тимур Кадыйров сүзләренчә, мультиформатлы форум берничә юнәлештә эшләячәк. «Таба» этнопроектлар питчингы, иҗади очрашулар, күргәзмә һәм халыклар дуслыгы фестивале. Форумны, быелгы башка бик күп чаралар кебек, онлайн күзәтү мөмкинлеге тудырыла. Ул Татарстан милли китапханәсенең яңа бинасында узачак. 

Халыклар дуслыгы фестивале 1990 елдан бирле оештырылып килә. Быел аның 30 еллыгы. Казан илкүләм технология-тикшеренү университетының тәрбия һәм социаль эшләр буенча проректор Альбина Шәвәлиева чарада күрше төбәкләрдән дә иҗади коллективлар һәм чыгыш ясаучылар киләчәген хәбәр итте. Баштарак республикада яшәүче милләт вәкилләре катнашында узган фестивальгә соңрак Башкортстан, Удмуртия, Мордова, Мари Эль башка Идел буе төбәкләреннән дә килә башлаганнар. Шулай ук соңгы елларда классик фольклор ансамбльләре генә түгел, рок, рэп кебек заманча стильле коллективлар да чыгыш ясый. Тагын бер яңалык – чарада милли орнаментлы киемнәр модасын күрсәтү дә булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading