Казанда биш яшьлек кыз бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән.
Фаҗига Кол Гали урамындагы йортларның берсендә булган.
Бала москит челтәренә таяна һәм егылып төшә.
Табиблар тәрәзәдән егылып төшкән кыз баланың хәлен бик авыр дип бәяли, дип аңлаттылар «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
«Хәзерге вакытта хәл тотрыклы, ләкин бик авыр. Кыз реанимация бүлегендә», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар