16+

Казанда боз явуы көтелә

Бүген Казанда урыны белән яңгыр, яшен, җил көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Бүген Казанда урыны белән яңгыр, яшен, җил көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан буенча сишәмбе, чәршәмбе, 12 нче һәм 13 нче июльдә, һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак, көндез явым-төшемсез. Төнлә һава температурасы 15-22 градус җылы булачак, көндез термометр баганалары +29 дан +34 градуска кадәр күрсәтәчәк.

14 нче һәм 15 нче июльдә республикада циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында республикада урыны белән көчле яшенле яңгыр, боз явуы көтелә. Температура төнлә +15 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава 28 градуска кадәр җылыначак.

12 нче июльдән 15 нче июльгә кадәр Татарстан урманнарында урыны белән янгын куркынычы югары дәрәҗәдә сакланачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading