16+

Казанда «Эко-Яр» VIII халыкара архитектура фестивале ачылды

Әлеге чара ел саен төрле шәһәрләрдә үткәрелә. Архитекторлар-конкурсантлар быелгы фестивальгә Казанның Идел елгасы яр буен төзү-төзекләндерү концепциясен, ягъни проектларын әзерләгән.

Әлеге чара ел саен төрле шәһәрләрдә үткәрелә. Архитекторлар-конкурсантлар быелгы фестивальгә Казанның Идел елгасы яр буен төзү-төзекләндерү концепциясен, ягъни проектларын әзерләгән.

Архитекторлар күзаллавына Елга портыннан Киров дамбасына кадәрле территория тапшырылган. Идел яры белән Казанның тарихи өлешен ялгый торган юллар (җәяүлеләр өчен дә) төзү хәзергә игътибардан читтә калган яр буе территорияләрен җанландырачак дип уйланыла.

Россия архитекторлары берлегенең беренче вице-президенты Виктор Логвинов әйткәнчә, чит илләрдә һәм шәһәрләрдә яр буйлары – иң кыйммәтле территорияләр. Россиядә, киресенчә, яр буйлары ташландык хәлдә яки максатчан файдаланылмый.

– Фестивальнең максаты– хакимиятнең, җәмәгатьчелекнең, эшкуарларның игътибарын яр буе территорияләренә юнәлтү. Яр буйларын матур паркларга, пляжларга, ял урыннарына әверелдерергә кирәк. Казан, мөгаен, Баку шәһәре белән тиңләшә ала. Бакуда да уннарча километрларга сузылган яр буйлары бар, алар Казандагы яр буйларыннан да ташландыграк хәлдә. Яр буйлары – үсеш өчен зур җирлек, кешеләрне җәлеп итү урыны. Җир белән су чиге һәрвакыт серле, үзенчәлекле поэзияле булды. Шушы поэзияне 100 процентка файдалану зарур. Казанның бу уңайдан үсеш мөмкинлеге бик зур, – диде Виктор Логвинов.
Россия архитекторлары берлеге президенты һәм Мәскәү архитекторлары берлеге президенты Николай Шумаков искәрткәнчә, архитекторларга тәкъдим ителгән «иҗат участогы» шактый четерекле.

–Территориядә тимер юл булуы проектлар иҗат иткәндә өстәмә кыенлыклар тудыра, уйланырга этәрә, – диде Николай Шумаков.
Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева Казансу белән Идел елгасы ярларын бербөтен территория итеп күрергә теләвен әйтте.
– Казансу ярлары шәһәрнең гамәлдәге планнарына яраклашырга, үстерелергә тиеш. Бу территорияләрдә бөтен нәрсә булырга мөмкин. Иң мөһиме без аңлыйбыз: бу планнарның ахыры түгел, ә башы, – диде Татьяна Прокофьева.
«Эко-Яр» фестиваленә 45 иҗат эше тәкъдим ителгән. Конкурс программасы җитәкчесе Елена Жильникова таныштырганча, проектларны Россиянең барлык төбәкләреннән җибәргәннәр. Архитекторлар бюролары да, студентлар да катнашкан. Австралия, Англия, Испания, Италия, Кытай һәм Сербия архитекторлары да Казанның яр буе территорияләрен төзү-төзекләндерү проектлары эшләп җибәргән.

– Казанның йөзен сакларга кирәк. Кайбер проектлар авторларының бөтен Россия территориясенә үзләренең охшаш проектларын таратып чыгарга омтылышлары сизелә. Бу тамырдан дөрес булмаган гамәл дип уйлыйм. Казанның йөзен саклау бик мөһим, – дип нәтиҗә чыгарды Россиянең архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading