16+

Казанда ел башыннан бирле 213 янгын очрагы теркәлгән

Быел ел башыннан бирле Казанда 213 янгын чыккан, 18 кеше зыян күргән, тагын 6 кеше һәлак булган.

Быел ел башыннан бирле Казанда 213 янгын чыккан, 18 кеше зыян күргән, тагын 6 кеше һәлак булган.

Урман-парк зоналарында янгыннар теркәлмәгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр итте.

«Шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлык башыннан алып шәһәр өмәсендә башкарылган эш янгын куркынычын сизелерлек киметер дип өметләнәбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы Мәгариф идарәсенә балалар белән мәктәпләрдә аңлату эшләре алып барырга кушты.

Моннан тыш, 22 апрельдән Татарстанда янгынга каршы үзгә режим гамәлгә керә, ул 12 майга кадәр дәвам итәчәк. Апрельнең беренче ике атнасында шәһәрдә 37 янгын теркәлгән, шуларның 22се торак секторда булган. 15 очракта янгын коры үлән һәм каты көнкүреш калдыклары аркасында килеп чыккан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading