16+

Казанда элеккеге аквапарк бинасы "Барионикс"та вакцинациянең яңа пункты ачылды

Казанда элеккеге аквапаркы бинасында коронавирустан вакцинациянең яңа пункты ачылды. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

Казанда элеккеге аквапаркы бинасында коронавирустан вакцинациянең яңа пункты ачылды. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

Яңа прививка пункты Мәҗит Гафури урамындагы 46 йортта эшләячәк. Монда вакцинацияләнергә теләүчеләрне көн саен 9:00 дән 20:00 гә кадәр көтәләр.
вакцина кадату өчен үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш.

Искәртеп узабыз, узган атнада республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев хәбәр иткәнчә, Татарстанда 100 мең кешегә 171 кеше вакцинация ясатылган. Аның сүзләренчә, бу илдәге иң югары күрсәткечләрнең берсе. "Мондый вакцинация темпы саклана калса, без 2021 елның декабренең икенче декадасында коллектив иммунитетка ирешә алачакбыз", - дип белдергән республика сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading