16+

Казанда этләр өчен бәдрәф ясыйлар

Казан паркларында эт хуҗалары өчен махсус догбокслар барлыкка килергә мөмкин. Аның ярдәмендә хуҗалары этләренең калдыкларын махсус пакетка җыеп бара алачак. Иң беренче догбокс Горкий-Әмәт урман-паркында урнаштырылачак. Тора-бара ул башка паркларга да таратылачак.

Әлеге проектны «Зоозабота» оешмасы тәкъдим иткән. Аны тормышка ашыру өчен 65000 сум акча җыярга кирәк. Әлеге акчалар ярдәмендә урман-паркында биш догбокс урнаштырып булачак.

Дәүләт ветеринарлар берлеге мәгълүматлары буенча Казан фатирларында 15 меңгә якын эт яши. Күпме хуҗа урамда эте артыннан калдыкларын җыеп йөри икәнен күз алдына китерсәк, паркларның санитар халәте аяныч булуын аңларга була. Татарстанда инде өченче ел рәттән хуҗалары йорт хайваннарының зур йомышларын җыеп алырга тиеш дигән закон гамәлдә булса да, аны үтәүче юк. Кайберәүләр бу законның барлыгын да белми. Шуда да бу догбокслар паркларны чистарак, сәламәтлегебез өчен куркынычсызрак итәргә ярдәм итәчәк, ди проектны уйлап табучылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading