16+

Казанда грипптан 177 370 кеше прививка ясаткан

Казанда коронавирустан вакцинация белән параллель рәвештә гриппка каршы "Ультрикс Квадри" прививка кампаниясе уздырыла.

Казанда коронавирустан вакцинация белән параллель рәвештә гриппка каршы "Ультрикс Квадри" прививка кампаниясе уздырыла.

Ул 6 айлык балалардан алып өлкәннәргә кадәр, шулай ук йөкле хатыннарга кадатырга рөхсәт ителгән. Казанда гриппка каршы 177 370 кеше прививка ясаткан, шуларның 65 280 се балалар. "Узган атнада ОРВИ һәм үпкә ялкынсынуы белән чирләү очраклары буенча ашыгыч ярдәм чакыру саны тәүлегенә 3,5 мең дәрәҗәсендә сакланган. Шулай ук күрсәтелгән чорда узган атна белән чагыштырганда тәүлеккә провизор госпитальләрдә мөрәҗәгатьләрнең уртача саны артты - 640 дән 670 кә кадәр», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Рамил Мөхәммәтдинов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading