16+

Казанда Халыкара музейлар форумы үтәчәк

8-12 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Милли музееның 120 еллыгына багышланган Халыкара музейлар форумы узачак.

8-12 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Милли музееның 120 еллыгына багышланган Халыкара музейлар форумы узачак.

Форумда катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуы, форум белән Россиядәге генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдәге белгечләрнең дә кызыксынуын ачык күрсәтә. 8 сентябрь көнне "Корстон -Казан" күңел ачу сәүдә үзәгендә пленар утырышта бүгенге музейлар үсеше өчен әһәмиятле һәм актуаль булган проблемалар күтәреләчәк. Төп чыгыш ясаучылар арасында - халыкара музейлар җәмгыятендә яхшы билгеле булган белгечләр: Мәскәүдән Владимир Толстой, Мюнхеннан Михаэль Хенкер, Лондоннан Эндрю Эрскин, Амстердамнан Бьорн Стенверс булыр дип көтелә.

Форум барышында секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, презентацияләр булачак, музейлар Асосоциациасенең Х очрашуы һәм Горький исемендәге Әдәби- мемориаль музейның 75 еллыгына багышланган Горький укулары уздырылачак. Эшлекле программа Казан музейларының, Болгар дәүләт тарихи - архитектура музее - тыюлыгының, Зөя - утравы музееның яңа экспозицияләре, "Возрождение (Яңарыш)" республика фонды эшчәнлеге белән танышуны үз эченә ала.

Мәдәни программа музей маршрутлары аша республика халкының тарихи - мәдәни гореф-гадәтләрен, Татарстанда туган Г.Тукай, Г.Державин, М.Горький, һәм Ф.Шаляпиннарның мирасларын, Татарстанның имиджы формалашуда музейларның ролен күзалларга мөмкинчелек бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading