16+

Казанда хоккей бәйрәме узачак

Җәйге фестиваль 25 июльдә Горький исемендәге ял паркында сәгать 13.00дә башлана. Төп сәхнә белән "Яшел мәйдан"да бәйрәмнең мәдәни програмамсы узачак.

Җәйге фестиваль 25 июльдә Горький исемендәге ял паркында сәгать 13.00дә башлана. Төп сәхнә белән "Яшел мәйдан"да бәйрәмнең мәдәни програмамсы узачак.

Ул үз эченә КВН командалары фестивален, Мәскәүдән брейк-дансерларның баттлын алачак. Шунда ук батутлы-аниматорлы балалар шәһәрчеге эшләячәк. Экстрим яратучыларга аерым мәйданчык булачак. Теләге булганнар "Әти, әни, мин - хоккейлы гаилә" спорт-гаилә конурсында катнаша ала. Ярышларда катнашу өчен 89196299107@yandex.ru электрон адресы буенча теркәлергә кирәк. Бәйрәмгә килүчеләрнең үзләре белән "Ак Барс" хоккей клубы логотибы төшерелгән атрибутикалары булырга тиеш. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә хоккей матчларына абонементлар бүләк ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading