Бүген Казанның җиңү паркында 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне уздырыла. Чара 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр Татар-информ.
Бу көнне 76 ел элек фашист Германиясе мәкерле рәвештә Советлар Союзына бәреп керә һәм зур югалтуларга китергән, 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башлана.
Шуңа да Бөек Ватан сугышында ил өчен һәлак булган батыр сугышчыларны, шулай ук Ватан өчен барлык сугышта гомере өзелгәннәрне искә алу буларак бу көн Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге чарада Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарә тармагы җитәкчеләре, патриотик хәрәкәт активистлары, студентлар, мәктәп укучылары, курсантлар һәм шәһәр халкы катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар