16+

Казанда иң яхшы мәчет һәм чиркәүне ачыклыйлар

Конкурс нәтиҗәләре буенча алты җиңүчене сайлап алачаклар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча алты җиңүчене сайлап алачаклар.

Бәйге Казан шәһәре Башкарма комитеты карары нигезендә үткәрелә. Җиңүчеләр берничә критерий нигезендә ачыклана. Экспертлар дини объектларның җәмгыятькә файда китерә торган, тәрбияви һәм спорт-сәламәтләндерү эшчәнлекләрен, мәдәни-агарту программаларын гамәлгә ашыру дәрәҗәләрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешләрен, мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү эшчәнлекләрен бәяләячәк. Моннан тыш, биналарны һәм аларга тоташкан территорияләрне карап тоту дәрәҗәсе, дини йолаларны башкару өчен кирәкле шартларның ни дәрәҗәдә булуы, традициялелек һәм культ объектларының башка үзенчәлекләре дә исәпкә алыначак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading