16+

Казанда Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек уңаеннан шәһәр үзәгендә хәрәкәт итү чикләнәчәк

Хәрәкәт итү 23 һәм 24 июньнәрдә чикләнәчәк.

Хәрәкәт итү 23 һәм 24 июньнәрдә чикләнәчәк.

Казанда шәһәр үзәгендә Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү уңаеннан хәрәкәт итү чикләнәчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитеты матбугат хезмәтендә.

Хәрәкәт итү 26 июньгә кадәр чикләнәчәк, дип ачыклык керттеләр ведомствода. Шулай итеп, 26 июньдә 6.00 сәгатькә кадәр Театраль урамында (Дзержинский урамыннан алып Зур Кызыл урамга кадәр), Театраль урамындагы һәм Ирек мәйданындагы парковкаларда (Ленин һәйкәле янында), шулай ук Пушкин урамындагы (Карл Маркстан алып Зур Кызыл урамга кадәр) хәрәкәт итү чикләнәчәк.

23 июньдә 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Карл Маркс, Зур Кызыл, Толстой, Муштари, Гоголь, Жуковский, Пушкин урамнары буйлап хәрәкәт итүне чикләү мөмкин. Театраль, Лобачевский, Карл Фукс, Япеев, Милавский урамнары буйлап, 20.00 дән 23 июньгә кадәр һәм 24 июньдә 6.00 сәгатькә кадәр Толстой, Мөштәри, Гоголь, Жуковский, Пушкин, Театраль, Лобачевский, Карл Фукс, Япеев һәм Миславский урамнары буенча юл участоклары ябылачак.

Фото: kzn.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading