16+

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре кайчан узачак?

Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр алып барыла.

Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр алып барыла.

ТР башкаласында быел 23 нче декабрьдә йомгаклау ярминкәсе узачак. Шәһәрлеләр азык-төлекне түбән бәядән сатып ала алачак. Товарларны республиканың 22 муниципаль районы һәм 18 агросәнәгать комплексы оешмасы тәкъдим итәчәк.

Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр киләсе мәйданчыкларда барачак:

  • Авиатөзелеш районы
  • Вахитов районы
  • Киров районы
  • Яңа Савин районы
  • Идел буе районы
  • Совет районы

Салават Күпере халкы өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе Осиново авылы, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак.

Беломорск урамында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрүне якшәмбегә күчерделәр. Бу әлеге территориядә базар эшләве белән бәйле, биредә атнаның соңгы көнендә шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә алып барыла. Шулай итеп, хәзер ике ярминкә дә бер көнне – якшәмбе көнне үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, сәүдә мәйданчыкларында даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәләр һәм җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)223-27-72 (өст.84331) кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading