16+

Казанда хатын кыз һәм ике бала төтен газы белән агуланган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.

Татарстанда тулы бер гаилә төтен газы белән агуланган. Татарстан буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр иткәнчә, Казанда Шамил Усманов урамындагы фатирда 1985 елда туган хатын-кыз, шулай ук ике бала: 2011 елда туган малай һәм 2016 елда туган кыз газ белән агуланган. Алар хәзер хастаханәдә дәвалана. Әлеге факт буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading