16+

Казанда “Киночәршәмбе” урам куелышлары циклы ачыла

31 майда Казанда узган елда уңышлы гына башланып киткән "Киночәршәмбе" урам куелышлары циклы ачыла. Җәй дәвамында һәр чәршәмбе көнне Василий Аксенов исемендәге сквер мәйданчыгында ("Мир" кинотеатры артында) казанлылар өчен 21.00 сәгатьтә коммерцияле булмаган картиналар куелышы узачак, дип яза Казан мэриясе сайты.

31 май көнне башкала тамашачыларын Казанның бер радиостанциясе катнашында тантаналы ачылыш көтә. "Киночәршәмбе" тамашачылары радиотапшыру кунаклары булачак, "туры эфир"да алып баручылар белән аралашачаклар, танылган фильмнарның төп геройлары роленә кереп караячаклар һәм төрле бәйгеләрдә катнашачаклар. Ачылыш 2016 елның "Кинотавра" җиңүчесе-картинасы - Оксана Карасның "Хороший мальчик" белән тәмамланачак. "Киночәршәмбе" репертуары кинокуелышлар белән генә чикләнмәячәк - җәйге мәйданчыкта кино әңгәмәләр, ачык лекцияләр, музыкаль чаралар һәм фуд-корт оештыру планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading