16+

Казанда китап фестивале ачыла

10 - 11 декабрьдә Казанда Кышкы китап фестивале үтәчәк.

10 - 11 декабрьдә Казанда Кышкы китап фестивале үтәчәк.

Аны "Смена" мәдәни үзәге шәһәр мэриясе ярдәме белән оештыра. Анда 50 нәшрият катнашуы көтелә. Алар үзләренең кибетләрдән табып булмаган китапларын тәкъдим итәчәк. Моннан тыш танылган галимнәрнең лекцияләре узачак. Әйтик, "Сирия" кафесында Сүрия турында лекция һәм композитор Владимир Мартынов концерты оештырыла.

11 декабрьдә Камал театрына экскурсия, Иске татар бистәсенә сәяхәт каралган. Оештыручылар балалар өчен дә программа әзерләгән. Аларга инглиз теленнән остаханә, викториналар әзерләнгән.

Мэрия өчен китап уку культурасын пропагандалау мөһим. Фестиваль бигрәк тә иҗат кешеләре өчен кызыклы булыр, - ди Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Фестиваль Борһан Шаһиди урамындагы 7 нче йортта ("Смена" мәдәни үзәгендә) ачыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading