16+

Казанда колалы кетчуп җитештерелә башлады

Казанда беренче тапкыр кола тәме белән кетчуп чыгара башлаганнар. Казан май комбинатында җитештерелә торган әлеге кетчупка Россия базарында тиңнәр юк икән.

Казанда беренче тапкыр кола тәме белән кетчуп чыгара башлаганнар. Казан май комбинатында җитештерелә торган әлеге кетчупка Россия базарында тиңнәр юк икән.

Моннан тыш июль азагында тагын ике төрле яңа кетчуп: «Каклаган томат белән урта диңгез Mr.Ricco»сы һәм «Бекон тәме белән Mr.Ricco»ны чит илгә чыгара башлаганнар. «Нәфис Биопродукт» компаниясенең маркетинг департаменты директоры Ольга Бурмистрова әйтүенчә, урта диңгез кухнясын Россиядә үз итәләр.

– Бу – туклыклы, шул ук вакытта файдалы, җиңел эшкәртелә торган ризыклар. Тамак та туя, үзеңне формада да тотасың. Кетчупка каклаган томат кушып карадык. Әлеге ризык сәламәтлек өчен файдалы. Нерв системасын тынычландыра. Мондый кетчуп спагетти, креветкалар белән ашаганда, ризыкны тагын да тәмлерәк итә, – ди ул.

 Кетчупларны әзерләгәндә бары натураль ингредиентлар гына кулланыла. Кола тәме кушылган кызыл кетчуп кулинариядә фудпейринг дигән яңа тренд мисалы. Колага күпләр битараф түгел. Аны аш-су осталары төрле максатларда файдалана: тавык канатларын кыздырганда, шоколадлы кекслар пешергәндә дә куллана. Кетчупка да кушарга булганнар. Кола белән помидор тәме кушылмасы күпләргә ошаган. Ул шашлык кыздырганда, ит пешергәндә алыштыргысыз тәмләткеч дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
– Былтыр җитештерелә башлаган эксклюзив ризыклар кушылган кетчупларны чыгаруыбызны дәвам итәбез. Нәтиҗәдә, сату күләме быелның беренче яртыеллыгында, былтыргы белән чагыштырганда, 44 процентка арткан. Бу безнең компаниянең үсешен күрсәтә, – ди Ольга Бурмистрова.

РосИндекс тикшерүләре буенча сораштыруда катнашкан 100 мең россиялеләрнең 47 проценты беконлы кетчупка өстенлек бирә. Беконның ысланган тәме күп ризыкны телеңне йотарлык итә икән.

Реклама хокукында

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading