16+

Казанда Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе башлана

2 апрельдә Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дигән бәйге уздырыла. Быел 19 нчы мәртәбә үтә торган бәйгене "Мөслимә" газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәмендә оештыра.

Бәйгедә 4-18 яшьлек балалар катнаша, аларны төрле яшь төркемнәренә бүлү каралган. Малайларга, кызларга аерым махсус номинацияләр билгеләнгән. Номинацияләр К.Шәриф, Р.Фәхретдинов, Г.Тукай, Г.Баруди, Сөембикә, М.Бубый кебек татар халкы тарихына кереп калган шәхесләрнең исемнәре белән аталган. Олуг шәхесләребезгә хас булган зыялылык, гыйлемлек, динебезне белү, халкыбызны ярату кебек сыйфатларны бүгенге балаларда да тәрбияләү, җиткерү конкурсның төп максаты булып тора.

Бәйге сораулары "Мөслимә" газетасына урнаштырылган. Конкурс Казанның Ә.Максуди үзәгендә 9:00 сәгатьтә башланып, 13:00 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар катнашында 12:30 сәгатьтә булачак.

Казанның Ә.Максуди үзәге адресы: Кызыл Кокшай урамы, 156.
Бәйгегә кагылышлы өстәмә мәгълүматларны 89178533486 телефонына шалтыратып белергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading