Табибларның кирәкле барлык шәхси саклану чаралары да бар, аларның бөтенесе дә медицина күзәтүе астында
Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы. Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин шулай дип белдерде.
«Безнең хастаханәгә китерелгән сигез кешенең сәламәтлеге хакында әйткәндә, барысының да температуралары нормада. Аларга көн саен лаборатор контроль үткәрелә. Барлык пациентларның да хәле яхшы. Алар өчен хастаханәдә барлык уңайлы шартлар да тудырылган», - дип белдерде Гатауллин.
Аның сүзләренчә, пациентлар белән эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеге контрольдә. Табибларның кирәкле барлык шәхси саклану чаралары да бар, аларның бөтенесе дә медицина күзәтүе астында, дип яза "Татар-информ".
Хәбәр иткәнебезчә, хастаханәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булып китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Барда контрольдэдер тик Алла сакласын инде бездэ коронавируска каршы бернэрсэдэ юк. Барда Алла кулында. Бу фэкать узебезне тынычландыру гына инде....
0
0