16+

Казанда күпкатлы йортларның берсендә ир-атны атып үтергәннәр

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы: лифтта танышын атып үтерүдә шикләнелүче ир-атны сәүдә үзәге янында тоткарлыйлар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы: лифтта танышын атып үтерүдә шикләнелүче ир-атны сәүдә үзәге янында тоткарлыйлар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында күпкатлы йорт подъездында ир-атны үтерүдә шикләнелүченең кулга алынуы турында сөйләделәр. Бүген Казанда Минская урамы буенча 57 йорттагы йөк лифтында атып үтерелгән кешене тапканнар.

Вакыйга булган урынга кичекмәстән хокук саклаучылар килеп җиткән. Шәһәрдә "Перехват" планы игълан ителгән, аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре "кайнар эздән" сәүдә үзәкләренең берсе янында шикләнелүчене тоткарлаган.

"Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләү өчен чаралар үткәрелә", - дип ачыклык керттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. 
Ир-атны үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаятьче танышын "Сайга" карабиныннан атып үтергән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading