16+

Казанда күпкатлы йортта чыккан янгында пенсионер һәлак булган

Ломжа урамындагы күпкатлы йортта урнашкан фатирларның берсендә йорт җиһазлары һәм әйберләр янган.

Ломжа урамындагы күпкатлы йортта урнашкан фатирларның берсендә йорт җиһазлары һәм әйберләр янган.

Казанның Совет районында, Ломжа урамында күпкатлы йортларның берсендә янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгын турындагы хәбәр 101 нче янгын сүндерү номеры буенча төнлә килеп ирешә. Өч минуттан янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килеп тә җиткән. Сигезенче каттагы фатирда 2 кв.м мәйданда төрле әйберләр һәм йорт җиһазлары янган.
Янгын сүндерүчеләр 74 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен тапкан. Тиздән янгынны тулысынча сүндерә алганнар. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәбе ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading