16+

Казанда машиналар "оча"

Казанда чит ил автомобиле йөк машинасы һәм җиңел машина белән бәрелеп, трамвай юлына чыгып очкан.

Казанда машиналар "оча"

Казанда чит ил автомобиле йөк машинасы һәм җиңел машина белән бәрелеп, трамвай юлына чыгып очкан.

Авария иртәнге якта Арбузов урамында булган. Биредә берьюлы өч машина - “Скания”, “Дэу”, “Хендэ” машиналары бәрелешкән.

Авария аркасында трамвай юлына очкан “Хендэ” машинасының йөртүчесе зыян күргән. Баш мие селкенгән һәм күкрәк читлегенә зыян килгән ирне Казанның 7нче хастаханәсенә озатканнар, дип яза “Татар-информ”.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading