16+

Казанда Май чабу бәйрәменең үзәк мәйданы кайда булачак?

Казанда Май чабу бәйрәменең үзәк мәйданы «Казан» гаилә үзәге янындагы территория булачак. Моннан тыш, бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык районнарында да оештырылачак.

Казанда Май чабу бәйрәменең үзәк мәйданы «Казан» гаилә үзәге янындагы территория булачак. Моннан тыш, бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык районнарында да оештырылачак.

29 февраль 11.00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бәйрәм кунаклары халык биюләрен карый, курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-классларда катнаша алачаклар. Бәйрәмнең кульминациясе булып, традицион рәвештә Май чабу карачкысын яндыру булачак.

Шул ук көнне 11.00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында театральләштерелгән тамаша күрсәтәчәкләр һәм спорт бәйгеләре уздырачаклар. Бәйрәм кунакларын коймак белән кайнар чәй, күңелле әйлән-бәйлән, атта йөрү, халык уеннары һәм спорт ярышлары көтә.

Аккош күле урман-паркында 1-нче март көнне 10.00 сәгатьтә Татарстан башкаласы халкы өчен кышны озату театральләштерелгән тамаша һәм кар ныгытмасы, Май чабу карачкысын яндыру йоласы, кышкы уеннар, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе һәм концерт программасы белән оештырыла. Бәйрәмдә Россия җырчысы Виктория Дайнеко чыгыш ясаячак.

Район чараларыннан тыш, бәйрәм программалары чәй табыннары, әйлән-бәйлән, конкурслар һәм уеннар белән шәһәрнең барлык мәдәният сарайларында һәм мәдәният йортларында оештырылачак. Музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә концертлар һәм балалар рәсемнәре күргәзмәләре узачак. 1-нче мартка кадәр «Манеж» күргәзмәләр залында мәктәп укучылары өчен театральләштерелгән программа белән танышырга мөмкин булачак. Татарстан Милли музеенда 28-нче февральгә кадәр «Госпожа честная Масленица» дигән бәйрәм атнасы дәвам итәчәк, кунаклар бәйрәмне элек ничек билгеләп үтүләре турында белә алалар. Кышны озатуга 1-нче мартта Казан зооботаника бакчасы да чакыра, дип хәбәр итә kzn.ru шәһәрнең мәдәният идарәсенә сылтама белән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading