1-9 июнь көннәрендә Казанда «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменаcы узачак. Ул инде уналтынчы тапкыр оештырыла, анда 10-16 яшьлек балалар җыела.
Скопировать ссылку
1-9 июнь көннәрендә Казанда «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменаcы узачак. Ул инде уналтынчы тапкыр оештырыла, анда 10-16 яшьлек балалар җыела.
«Милләтебез хәзинәләре» - Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларын берләштерүче лагерь. Төп юнәлеш, әлбәттә, татар телен өйрәнү. Моның өчен оештыручылар хәтта махсус китаплар да чыгарган.
Профильле сменада быел Россиянең 11 төбәгеннән 60 бала ял итәчәк. Алар арасында Ульяновск, Рязань, Әстерхан, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Коми, Мари Эл, Мордовия республикалары һәм Татарстаннан балалар бар.
Балалар тугыз көн дәвамында тел өйрәнүдән тыш бию, музыка, театр һәм фото сәнгате, кул эшләре буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә яңа һөнәрләргә өйрәнәчәк. Соңыннан татарча бердәм диктант язачаклар.
- Балаларның бөтен эшләрен ата-аналарына җибәрәчәкбез. Алар өйдә ел әйләнәсендә татар телендә сөйләшергә кирәклеген аңласын өчен эшләнә бу, - диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.
Балалар шулай ук Камал театрына киләчәк, Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр дә планлаштырылган. Юл чыгымнарын үзләре каплый, шуңа өстәп, ата-ана лагерь өчен 5600 сум акча да түли.
Быел беренче тапкыр «Милләтебез хәзинәләре» ике сменада уза. Икенчесендә барлыгы 180 бала катнашачак.
- Моннан биш ел элек көч-хәл белән йөз бала җыя идек, хәзер исә Казанга килү өчен чын мәгънәсендә конкурс. Хәтта бу 180 баладан тыш, тагын 50ләп гариза артык кала, - ди Ләйсән Сафина.
Оештыручылар чит төбәкләрдә яшәүче татар балаларын Татарстанга гына җыю ягында түгел. Быел, мәсәлән, «Милләтебез хәзинәләре» Удмуртия белән Новосибирск өлкәсендә оештырылачак. Инде Саратов, Ульяновскида да татар балалары лидерлар мәктәбе дәресләре узган.
Комментарийлар