16+

Казанда Минская урамы янында укучы баланы эт тешләгән

Бу хакта мэриядә хәбәр иттеләр.

Бу хакта мэриядә хәбәр иттеләр.

Кызның мәктәптән өенә кайтышы була. Әрәмәлек аша үткәндә, кинәт кенә аңа эт ташлана, тешләп ала. Бәхеткә, ярасы җитди булмый. Гимназия медпунктында кызга тиешле ярдәм күрсәтелә. Шуннан соң бала әнисе белән травмпунктка китә.

Мэриядә хәбәр итүләренчә, әлеге хәл булган урынга махсуслаштырылган хезмәт чакырганнар, этне тотачаклар. Әгәр дә бәйсез һәм агрессия күрсәтүче этлар күрсәгез, алар турында 7(843)222-04-44 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading