16+

Казанда мирас бүлешүчеләрнең берсе үтерү һәм наркотиклар ташлап китү белән куркыткан

21 яшьлек Казан кешесе үзенең гомере өчен борчыла: аңа наркотиклар ташлап китү яки үтерү белән яныйлар. Янаулы хәбәрләр узган ел ахырында килә башлаган.

21 яшьлек Казан кешесе үзенең гомере өчен борчыла: аңа наркотиклар ташлап китү яки үтерү белән яныйлар. Янаулы хәбәрләр узган ел ахырында килә башлаган.

Аның сүзләренчә, бөтен хикмәт тә өч ай элек кенә гүр иясе булган карт әбисендә икән. Ул үлүгә аның элеккеге танышы мирасны үзләштерү нияте белән йөри башлый. Соңгы бер ел эчендә әлеге таныш бик еш карчыкның хәлен белә, аны карап тора. Аның мәрхәмәтлелегенә рәхмәт йөзеннән, пенсионер карчык зур булмаган торагын аңа мирас итеп калдыра. Документлар үләр алдыннан берничә ай калгач кына имзала. Карчыкның якыннары мондый карар белән килешми, алар фикеренчә, карчык үз-үзен белештермәс халәттә документларга кул куйган. Әбинең танышы бөтен гаепләүләрне инкарь итә. Суд бу вакыйгага нокта куярга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading