16+

Казанда наркомания белән авыручылар саны 13 процентка кимегән

Казанда наркомания белән авыручылар саны узган елны, 2017 ел белән чагыштырганда, 13 процентка кимегән, дип яза казан мэриясе сайты. 100 мең кешегә 299,5 кеше туры килә.

Казанда наркомания белән авыручылар саны 13 процентка кимегән

Казанда наркомания белән авыручылар саны узган елны, 2017 ел белән чагыштырганда, 13 процентка кимегән, дип яза казан мэриясе сайты. 100 мең кешегә 299,5 кеше туры килә.

Республика наркология диспансеры мәгълүматларына караганда, наркомания белән күбрәк 20дән 39 яшькә кадәрге казанлылар авырый. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышында шулар турында хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий сөйләгәнчә, 2019 елның 1 гыйнварына диспансер исәбендә 15 мең 559 кеше тора, шуларның 3 мең 689ы – наркомания диагнозы белән һәм 2 мең 826ы – «синдромлы наркотик матдәләрне күп куллана торган кешеләр».

Балигъ булмаганнарга килгәндә, балалар наркокабинетлары күзәтүе астында 31 бала тора, шуларның 6сы наркомания диагнозы белән.

Ел саен Казанда шәһәр уку йортларында профилактик тикшерүләр үткәрелә. Әйтик, узган ел 25 мең 181 укучы шундый тикшерү узган, 5 балигълык яшендәге наркотик кулланучы ачыкланган.

Хәрби хезмәткә чакырылучы яшь кешеләр дә шундый ук тикшерү уза. Тикшерү барышында Казанда наркотиклар кулланучы 15 егет барлыгы билгеле булган.

Рөстәм Гафаров, Казанда наркомания белән авыручылар кимүенә карамастан, бу проблеманы даими контрольдә тотарга, яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итәргә, профилактик чараларны активрак үткәрергә кирәк, дип билгеләп үтте.

 

Фото: pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading