16+

Казанда әнисе белән улы газ белән агуланган

Әни кеше һәм аның 11 яшьлек улы Казанда сөрем газы белән агуланып хастаханәгә салынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Латыш Укчылары урамындагы йортта ике кешенең сөрем газыннан агулануы турында хәбәр килде», — дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Нәтиҗәдә, мәктәп укучысын уртача авырлыкта агулану билгеләре белән Республика балалар клиник хастаханәсенә озаталар. Әнисен исә, 39 яшьлек хатын-кызны, җиденче шәһәр хастаханәсенә салганнар.

Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана.

фото - kazan.aif.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading