16+

Казанда “Парк Хаус” сәүдә үзәгенә килүчеләрне эвакуацияләү сәбәбе билгеле булды

Сәүдә үзәгеннән 120 кешене эвакуацияләгәннәр.

Казанда “Парк Хаус” сәүдә үзәгенә килүчеләрне эвакуацияләү сәбәбе билгеле булды

Сәүдә үзәгеннән 120 кешене эвакуацияләгәннәр.

“Парк Хаус” сәүдә үзәгенә килүчеләрне эвакуацияләүгә сигнализациянең ялган кабынуы сәбәп булган. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

14.30 сәгатьтә Казанда сәүдә үзәгенә килүчеләрне эвакуациялиләр дигән хәбәр чыкты.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары хәбәр итүенчә, ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына автомат янгын сигнализациясенең кабынуы турындагы хәбәр килгән. Чакыру буенча килгән янгын сүндерү хезмәткәрләре һәм коткаручылар “Парк Хаус” сәүдә-күңел ачу комплексында янгын, җимерелү, химик куркыныч матдәләр таралу, кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч ясаучы һәлакәтләр булмавын ачыклаган.

Чыганак:tatar-inform.tatar 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading