16+

Казанда педагогларның һөнәри осталыгын арттыру үзәкләре барлыкка киләчәк

Татарстан башкаласында “Мәгариф” милли проекты кысаларында агымдагы елда мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру, укытучыларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү буенча ике үзәк ачылачак.

Бу хакта республика мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге үзәкләр базасында педагогик хезмәткәрләр һөнәри дәрәҗәсен күтәрә алачак, шул исәптән онлайн-мәгариф ярдәмендә. Әлеге чараларны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 16,4 млн сум бүлеп бирелә, тагын 70 млн сум - федераль акча. Алты елдан соң Татарстанның һәр икенче укытучысы педагогларның һөнәри үсешенең милли системасына җәлеп ителәчәк, дип планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading