16+

Казанда Ринат Әхмәтовның күргәзмәсе ачылды

Бүген Казанда танылган рәссам, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Ринат Әхмәтовнең күргәзмәсе ачылды.

Казанда Ринат Әхмәтовның күргәзмәсе ачылды

Бүген Казанда танылган рәссам, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Ринат Әхмәтовнең күргәзмәсе ачылды.

Сәнгатькәрнең әти-әнисе Әлки районы Иске Баллыкүл авылыннан. Сөембикә Әбүбәкер кызы ак яулыкларын явып килгән  иде. Улы Ринатның балачактан сәләтле булуын әйтте. Әтисе Латыйп ага балта остасы буларак танылган.

Биредә рәссамнең 24 картинасы куелган.Һәрберсе үзенчәлекле, 7 се музыкаль композиция белән дә  баетылган.Тагын шунсы хак, картиналарга исемнәр бирелмәгән, тамашачы аларны караганда үзе  әйтә алсын өчен. Ринат Әхмәтов үз эшләрен татар халкының милли үзенчәлекләре белән баетып иҗат иткән.Күрәсең Әлки районы табигате, басу - кырлары игътибарын җәлеп итми калмыйдыр.

Сөембикә ханым җиткерүенчә, алар туган якларына еш кайтуларын әйтте. Чыгыш ясаучылар Ринат Әхмәтовка иҗаты өчен, әнисенә шундый сәләтле рәссамне тәрбияләгәне өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading