16+

Казанда Сабантуйга бүләкләр җыю бәйрәме узды

Казанда, матур гадәт буенча, Сабантуй батырларына бүләкләр җыйдылар. Казанның үзәк урамнары буйлап җырлар белән авыштыру тантанасы узды. 

Казанда, матур гадәт буенча, Сабантуй батырларына бүләкләр җыйдылар. Казанның үзәк урамнары буйлап җырлар белән авыштыру тантанасы узды. 

Сабантуй алдыннан булачак батырларга бүләкләр җыю-борынгы йола. Сабантуй бәйрәменә бөтен авыл халкы әзерләнә.

Моннан йөз ел элек кебек үк, Казан үзәгендә Сабантуй алдыннан-шау - шулы, күңелле бәйрәм узды. Ул Бауман урамыннан Пушкин урамына кадәр сузылды. Беренче тукталыш - Казан Кремле. Җиңүчеләр өчен әзерләнгән бүләкләр-республика Президенты исеменнән бирелде.

Ата-бабаларыбызның йоласын яңадан торгызып, чуар бизәлгән атлар колоннасы туктамый. Тасмалар һәм милли бизәкле сөлгеләр белән бизәлгән. Бу да бәйрәм йолаларының берсе.

Дарья Санникова, туризмны үстерү комитеты директоры әйтүенчә, кияүгә чыгарга теләгән кыз яулык чигеп, аны таякка бәйләгән һәм бу аның кияүгә чыгу мөмкинлеген арттырган.

Бүләкләр җыю йоласы үзгәрми — ә менә бүләкләрнең төрләре елдан-ел үзгәрә. Чигелгән сөлгеләр һәм эскәтерләр генә түгел, ә савыт-саба, урын-җир әйберләре, хәтта картиналар һәм микродулкынлы мичләр дә бүләк итәләр. Әмма, йөз ел элек кебек үк, моны чын күңелдән эшлиләр.

Күңел ачулар-кичкә кадәр дәвам итте. Бүләк җыюның соңгы тукталышы Камал театры янындагы мәйдан булды. Җыелган бүләкләрнең барысы да 2022 елгы Сабантуйның иң яхшы батырларына тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading