16+

Казанда "сәер" үрдәкләр пәйда булды (ФОТО)

Безнең редакциядән ерак түгел Энергетика университет тирәсендә, Харовое күлендә казанлылар гадәти булмаган үрдәкләр күргәннәр. Аларның төсләре дә сорырак, башлары кызыл төстә, ди.

Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, бу чумгалак үрдәкләр,безнең якларда сирәгрәк очрый торган кошлар. Шулай да Татарстанда күптән яшиләр икән инде.

- Элегрәк аларны Кварталдагы күлдә дә күрергә була иде. Чумгалак ата үрдәкләр кызыл башлары белән аерылып тора, шуңа да бик матур күренәләр. Томшыклары кызыл булганнары да була әле. Безнең күлләрдә алар октябрь айларына кадәр яшиләр. Аннары җылы якларга очалар,- ди Илгизәр абый.

Сүз уңаеннан, бу атнада кыр казлары да кайтты, сыерчыклар да оя кора башлады. Сандугач, карлыгачларны май урталарында көтәбез, ди орнитолог.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading