16+

Казанда Шәүкәт Биктимеров урамы булачак

Казан шә­һәре мэриясе хәбәр иткәнчә, Совет районында ТАССРның, РСФСРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров исеме белән аталган урам барлык­ка киләчәк.

Казан шә­һәре мэриясе хәбәр иткәнчә, Совет районында ТАССРның, РСФСРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров исеме белән аталган урам барлык­ка киләчәк.

Әлеге карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган. Шәүкәт Биктимеровны күпләр Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге  Әлмәндәр карт образы аша да яхшы хәтерли. Актерның исемен мәңгеләштерүне күпләр хуплаган.

«Шәһри Казан» газетасы журналистлары ачыклаган мәгълүмат буенча Шәүкәт Биктимеров исеме белән аталачак Совет районында яңа төзелә торган урам «Весна» торак комплексында урнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading