16+

Казанда сугышны сәхнәләштерәчәкләр

Дуэль традицияләре, XIX гасыр көнкүреше, бал, биюләр, романслар... Боларның барысын да 3-4 август көннәрендә Казанда узачак «Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиянең Ватан сугышлары» дип исемләнгән Төбәкара хәрби-тарихи фестиваль кысаларында күреп булачак.

Әлеге чарада сәхнәләштерелгән сугыш күренешләре аша, халык шул вакыйгаларны күзаллый алачак. Бу фестивальне республиканың мәдәният министрлыгы һәм Милли музей оештыра. Шимбә көнне 1812 елгы сугышны чагылдырган тамашалар күрсәтеләчәк, музей ишегалдында театральләштерелгән чыгыш тәкъдим ителәчәк. Якшәмбе исә музейда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы мохите хөкем сөрәчәк. 

Чарада фотосессия, интерактив чатырлар, төрле уеннар, мастер-класслар да оештырылачак, истәлеккә сувенирлар сатып алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Татарстанның Милли музее матбугат үзәге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading