16+

Казанда такси йөртүчесе бер хатын-кызны балаларының күз алдында кыйнаган

Казанда бер таксист үзенең пассажиры-ике балалы хатынга ташланган һәм кыйнаган.

Казанда бер таксист үзенең пассажиры-ике балалы хатынга ташланган һәм кыйнаган.

Хатын-кыз сүзләренчә, мондый гамәлнең сәбәбе- машина йөртүчегә пассажирның сәфәргә ике балалар креслосын алуы ошамаган. Бу хакта Татарстан24 хәбәр итә.
Зыян күрүче сүзләренчә, ул көнне хатын балалары белән өйгә кайту өчен таксига заказ биргән. Хатын кыйбатрак торган "балалар тарифын" алмаска булган, ә үзе белән ике балалар креслосы алган. Машина йөртүче моны күреп, сәфәр вакытында гаиләне машинадан куып чыгара башлаган. Әни кешене  сабыйлары алдында төрле сүзләр әйтеп кимсеткән.

Ниндидер мизгелдә, хатын-кыз сүзләренчә, таксист аны машинадан этеп чыгарган һәм кыйный башлаган. Җәнҗал куптарган ирне шуннан узып баручы  автомобильчеләр генә туктата алган, алар шунда ук полиция чакырткан.
Хәзер хатын-кыз судка мөрәҗәгать итү һәм агрессив таксистны җаваплылыкка тарту өчен барлык кирәкле документлар җыя.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading