16+

Казанда токарь станогы белән чәчтараш кәнәфиенә һәйкәл куелачак

Казанда WorldSkills чемпионаты алдыннан яңа проект башлап җибәрәчәкләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Казанда WorldSkills чемпионаты алдыннан яңа проект башлап җибәрәчәкләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Бу елда Казанда узачак чемпионат алдыннан шәһәрдә берничә чара үткәрү планлаштырыла: һәйкәл ачылудан башлап, һөнәри көнгә кадәр һәм яңа туган балаларның ата-аналары өчен махсус акция дә үткәреләчәк. Чаралар проектын 1-нче апрель көнне шәһәр Башкарма комитетында тәкъдим иттеләр.

Әйтик, август башына кадәр «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта эшче һөнәрләр фестивале символы буларак токарьк станогы һәм чәчтараш кәнәфиенә һәйкәл куелачак. Һәйкәлне скульптура композицияләре зонасын дәвам итеп куячаклар. Исегезгә төшерәбез, узган елда футбол буенча дөнья чемпионатына төзекләндерелгән «Фестивальный» бульварында Асия Миңнуллинаның «Күн туп» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турнирына багышланган скульптура композициясе барлыкка килде.

Токарь станогы һәм чәчтараш кәнәфие скульптурасы шулай ук бронзадан әзерләнер, композициянең биеклеге 1,7 метрга җитәр, дип көтелә. Хәзерге вакытта композицияләр проектларына конкурс гаризаларын җыю бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading