16+

Казанда торак йортларның берсендә 8 кат төрәзәсеннән егылып төшкән бала һәлак була

Казанда җиденче кат тәрәзәсеннән төшеп алты яшьлек кыз һәлак була.

Казанда торак йортларның берсендә 8 кат төрәзәсеннән егылып төшкән бала һәлак була

Казанда җиденче кат тәрәзәсеннән төшеп алты яшьлек кыз һәлак була.

Фаҗига бүген иртән Коләхмәтов урамындагы йортларның берсендә килеп чыга. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Бала өйдә ялгызы, олыларның карамагыннан башка гына калган була. Ниндидер мизгелдә кыз ачык калган тәрәзә янына килә һәм саксызлык аркасында аннан егылып төшә.  Алынган җәрәхәтләрдән бала ашыгыч ярдәм машинасында үлеп китә.
 ТР Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, һәлак булган кыз апасы белән әбисенә кунакка килгән. Иртән иртүк хатын эшкә китеп бара, ә сабыйлар шул арада йоклап калган.
Әлеге каза буенча тикшерү үткәрелә, килеп чыккан хәлнең барлык сәбәпләре ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading