16+

Казанда узган атнада 24 меңнән артык мәктәп укучысы азык-төлек җыелмалары алды

Элек әлеге балалар мәктәптә бушлай туклана иде. Бу хакта бүген "таҗлы вирус" инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Казан мэры Илсур Метшин үткәрде. "Ташламага ия булган мәктәп укучылары, аерым очраклардан тыш, 24329 данә шундый җыелма алды. Азык-төлек бирү графиклары сыйныф җитәкчеләре аша ата-аналарга яисә законлы вәкилләренә алдан ук җиткерелде. Аларны тарату һәр ата-ананы шәхси чакыру буенча, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп оештырылды, - дип ассызыклады Р.Гафаров.
 
Дистанцион уку чорында Казан укучыларының ташламалы категориясенә ия булган балаларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү турындагы карарны Казан мэры кабул иткән иде.

Исегезгә төшерәбез, бушлай азык-төлек җыелмалары мәктәп укучыларының ташламалы категориясенә бирелә: аз тәэмин ителгән (күпбалалы, тулы булмаган), шулай ук социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән булган балаларга бирелә.  

Фото һәм чыганак: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading