16+

Казанда узган бәйгедә Хаҗга юлламаны Дагыстан спортчысы отты

Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары төгәлләнде.

Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары төгәлләнде.

Әлеге ярышның төп бүләгенә – хаҗга юлламага – Дагыстаннан Кәрим Эльгәрәев лаек булды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Турнирда ул 94 килограммга кадәр үлчәү категориясендә I урынны алды. Кәримгә 29 яшь, ул грэпплинг буенча тренер.

Моннан тыш, ярышларның нәтиҗәләре буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның махсус бүләге – хаҗга тагын бер юллама тапшырылды. Ул Мәскәүдән килеп шушы ярышларда берничә ел рәттән катнашкан джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаевка насыйп булды. Ул 77 килограммга кадәр үлчәү категориясендә I урынны яулады. Даудка 33 яшь, ул джиу-джитсу белән 13 ел шөгыльләнә, тренер булып эшли.

Хаҗга юллама үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган барлык мөселман ир-атлар арасында җирәбә ярдәмендә уйнатылды. Турнир быел 4нче мәртәбә үткәрелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading