16+

Казанда яшәү – үзе бәхет

Татарстан «бәхет» контекстында Россия шәһәрләре арасында алтынчы урынны яулаган. Июль нәтиҗәләре буенча рейтингта лидерлыкны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Кырым саклап калган. Дүртенче урында - Удмуртия, биштә - Приморье. Ә сез бәхетне нәрсәдә күрәсез?

Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты:
- Казанда яшәү - үзе зур бәхет. Бөтен дөньяга танылган шәһәребез бит ул. Монда яшәвем белән горурланам. Мәктәптә укыганда, Казанны күрү чынга ашмаслык хыял кебек иде. Дәреслекләрдәге Казан Кремле, Ленин укыган университетны барып күрү теләге белән яшәдем. Кем уйлаган бит шушында яшәп калырмын дип. Бәхет дими, ни дисең?! Алтынчы урын әйбәт, тик безгә беренче урынга омтылырга кирәк.

Фарсель Зыятдинов, танылган бакчачы:
- Бу көннәрдә мин бәхет хисләрен Бөтендөнья татар конгрессы съездына килгән милләттәшләрне күргәч кичердем. Менә бит халкыбызның нинди горурланырлык ул-кызлары бар дип сөендем. Бәхет ул - күпьяклы төшенчә, аны һәр кеше үзенчә аңлый. Тормышыңдагы һәр күңелле мизгелне бәхет дип кабул итәргә кирәк.

Лилия Сафина, Чирмешән:
- Кешегә нәрсә җитми - шул бәхет. Хезмәт хакы аз булганнар өчен - күп акча эшләү, сәламәтлеге булмаганнарга - исәнлек, ятимнәргә әти-әниле булу - бәхет. Һәр кеше үз каланчасыннан чыгып билгели. Чынлыкта, бәхет ул - сине бәхетсезлек чикләп тору.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading