16+

Казанда яшәүче ир-ат хатынын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Татарстанда ике кешене үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылды.

Татарстанда ике кешене үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылды.

9 апрель көнне Казан шәһәре Фучик урамындагы йортның баскыч мәйданчыгында 39 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган. Моннан тыш, йорт тәрәзәләре астында аның 52 яшьлек иренең дә үле гәүдәсе табылган. Беренчел фаразлар буенча, мәрхүм хатынын үтергәннән соң, үз-үзенә кул салган. 
Әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан Россия Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 нче өлеше (ике яки аннан күбрәк кешене үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.
Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Ачыкланганча, хатын иренә аерылышу турында хәбәр иткән. Ир көнләшүдән шундый коточкыч адымга барган, дип фаразлана. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading