16+

Казанда югалган балаларны Росгвардия хезмәткәрләре табып, исән-имин килеш ата-аналарына кайтарып бирде

Күптән түгел Казанның Горки-Әмәт урманында узган зур концерт вакытында югалган сабыйларны милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округының махсус полк хезмәткәрләре тарафыннан табылды.

Казанда югалган балаларны Росгвардия хезмәткәрләре табып, исән-имин килеш ата-аналарына кайтарып бирде

Күптән түгел Казанның Горки-Әмәт урманында узган зур концерт вакытында югалган сабыйларны милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округының махсус полк хезмәткәрләре тарафыннан табылды.

Бәйрәм чарасы вакытында Росгвардия полк хезмәткәрләренә бер ханым мөрәҗәгать итә. 5 яшьлек таныш булмаган баланы әтисен таба алмавын әйтә ул. Патруль җитәкчесе кече сержант Алексей Святов һәм рядовой Марсель Сабирҗанов кыз баланы сәхнә янына чакырып, концертны алып баручыдан югалган бала турында игълан әйтуен сорый. Берничә минуттан сәхнә янына «югалган» әти кеше дә ашыгып килеп җитә.

Берничә көн элек сержант Ингисхан Батаевның бүлекчәсе хезмәткәрләре Кремль яр буенда югалган сабыйны оператив эзләп табуда ярдәм күрсәтә. Росгвардиячеләргә баласын күздән югалткан ана кеше мөрәҗәгать итә. «Кичен гаиләбез белән Казанның ямьле урыннарын урап һава сулап йөргән идек: балалар пианинода уйнарга тукталды, без аларны көттек. Юлны дәвам иткәндә, малаебыз юк булды. Башта үзебез эзләп карадык. Якын-тирәдә генә күренмәде. Олылар бүленешеп – төрлебез төрле якка эзләүгә чыктык, әмма нәтиҗә булмады. Камуфляж форма кигән егетләрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Бу вакытта мин инде паникага бирелеп, күз яшьләренә буылып беткән идем. Егетләр сүземне тыңлап, улымның кыяфәтен тасвирлап, фотосын күрсәтүемне сорады. Рациядән хезмәттәшләренә һәм полициягә мәгълүматны җиткереп, эзләү эшен шунда ук башлап та җибәрделәр. Мине тынычландырырга тырышсалар да, гомеремдә иң хәвефле 20 минут булды бу. Рациядән: тасвирлауга туры килгән бала табылуы турында хәбәр иттеләр, ә мин һаман ышанып бетә алмадым. Баладан: «Әниенең исеме ничек», – дип сорадылар, – җавап итеп, рациядән улкаемның тавышын ишеттем! Мин бик бәхетле идем бу минутта. Рәхмәт илтифатлы хезмәткәрләргә! Балам белән очрашкач – ул бик тә тыныч иде: «Әнием, син нәрсә, минем белән сак бар иде», – дип кенә әйтте ул. Бу сүзләрне Росгвардия идарәсенә юллаган рәхмәт хатында тасвирлаганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading