16+

Казанда зур җинаять кылуда шикләнелгән кеше тоткарланган

13 яшьлек кызга карата оятсыз гамәлләр кылган ир-ат тоткарланган. Ул 29 яшьлек казанлы булып чыккан.

13 яшьлек кызга карата оятсыз гамәлләр кылган ир-ат тоткарланган. Ул 29 яшьлек казанлы булып чыккан.

 Тикшерүчеләр ачыклаганча, гадәттән тыш хәл 8 май көнне, Серов урамындагы бер йортта килеп чыга. Кыз мәктәптән өенә кайта, лифтка керә, аның артыннан билгесез ир-ат йөгереп керә һәм оятсыз гамәлләр кыла башлый. Кыз куркып кычкыра һәм ир-ат качып китә.

Матбугат чараларында ир-атның фотосурәте таралгач, әлеге җинаятьне кылуда шикләнелгән ир-ат полицияга үзе мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында кыз үзенә һөҗүм итүчене таный. Хәзерге вакытта әлеге эш буенча тикшерү эше бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading