16+

Башкалабызда Зур Казан боҗрасын төзү дәвам итә

91 белгеч һәм 24 техника берәмлеге Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзүдә эшләвен дәвам итә.

91 белгеч һәм 24 техника берәмлеге Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзүдә эшләвен дәвам итә.

Проект «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла. Узган атнада эшчеләр 1110 кв. метр мәйданда трамвай кичүенең алгы төзелешендә махсус бетоннан саклык катлавын салганнар, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Мәйданчыкта җәяүлеләр өчен җир өсте кичүенең урта өлешен ясалган. Шулай ук юл өслегенә вак таштан катлам да түшәлгән. 716 кв. метр мәйданлы тротуарларга асфальт җәелгән. Моннан тыш, газ һәм су сиптерү системаларын төзү дәвам итә. Эшчеләр яктырту баганаларын, троллейбуслар, светофорлар һәм юл билгеләрен урнаштырганнар, шулай ук вакытлыча юл билгеләре куелган.

Фото: http://mindortrans.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading