16+

Казандагы Самосырово полигоны урынында миләш агачлары утыртылачак

Полигонда рекультивациянең соңгы – биологик этабы төгәлләнеп килә.

Казандагы Самосырово полигоны урынында миләш агачлары утыртылачак

Полигонда рекультивациянең соңгы – биологик этабы төгәлләнеп килә.


Самосырово полигонында һәм аның әйләнә-тирәсендә 500 данә миләш үсентесе һәм 1000 төп спирея куагы утыртылачак. Биредә рекультивациянең соңгы этабы төгәлләнеп килә, дип белдерделәр журналистларга полигонга пресс-тур вакытында.

Хәзерге вакытта Самосырово полигоны гидроизоляцион мембрана белән капланган. Аңа бер метр калынлыкта туфрак, өстенә унбиш сантиметр калынлыкта кара туфрак җәелгән. Полигонга «Тимофеевка» үләне чәчелгән.

«Утырту өчен кәүсәсенең диаметры өч сантиметр булган миләш үсентеләре сайлап алынды, аларга — биш яшь. Әлеге агачлар тиз үсеп китә, суны еш сибәргә кирәкми. Моннан тыш, миләшнең тамырлары тирәнгә китә, бу элеккеге чүплекнең нигезен өстәмә рәвештә ныгытырга мөмкинлек бирәчәк», — дип ачыклык керттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.

Полигонны рекультивацияләү эшләре 2016 елда башланган. Техник этапта аның авышлыгын — егерме-утыз градуска, биеклеген өчтән бер тапкыр — утыз метрга кадәр киметкәннәр.

Самосырово чүплеге узган гасырның алтмышынчы елларында барлыкка килгән, ул күп еллар дәвамында экологик куркыныч тудырган. Аны рекультивацияләүгә 376 миллион сум акча тотылган.

tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading