16+

Казандагы йортларның берсендә 15 яшьлек укучы кызны көчләгәннәр

Тикшерү комитеты Казанда укучы кызны көчләү факты буенча җинаять эше кузгатты.

Тикшерү комитеты Казанда укучы кызны көчләү факты буенча җинаять эше кузгатты.

Әлеге хәл Совет районындагы йортларның берсендә, подъездда булган.
Татарстан Республикасы буенча Россия тикшерү комитетының тикшерү органнары тарафыннан 21 яшьлек егеткә карата "Көчләү" һәм "Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. 

Тикшерү версиясе буенча, 11 апрельдә җинаятьтә шикләнелүче егет таныш кызын үзенә кунакка чакырган һәм аны өенең подъездында көчләгән, шулай ук аңа карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган. Шуннан соң кыз булган хәл турында әти-әнисенә кайтып сөйләгән. Алар полициягә мөрәҗәгать иткән һәм җинаятьчене тоткарлаганнар. 

"Якын арада тикшерүчеләр җинаятьтә шикләнелүчене кулга алу турында судка мөрәҗәгать итәчәк", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 
Шикләнелүчене 11 апрель көнне төнлә тоткарлаганнар. Полиция хезмәткәрләренә ишекне ачмагач, аны ватарга туры килгән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading